“Без һәрвакыт әзер!”

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

11 январь  көнне Баландыш төп мәктәбендә 5 нче сыйныф укучыларын Татарстан варислары берлеге сафына кабул итү тантанасы булып үтте. Әлеге тантанада укучылар Варис законнарын төгәл үтәргә, Татартстан ресбупликасының лаеклы гражданины булырга сүз бирделәр. Һәр укучыга ак, зәңгәр, кызыл төсләрдән торган галстуклар бәйләнде. Соңыннан, укучыларны варислар булулары белән педагог-оештыручы Мубаракшина Ф.Г. һәм сыйныф җитәкчеләре Тимербаева Ф.Р. котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International