“Язучының яңа үрләре”

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

8 январь көнне Күкчә авыл китапханәсендә татар драматургы, балалар шагыйре, атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбановның 60 яшьлек юбилее уңаеннан   “Язучының яңа үрләре” -дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Рафис Корбан мәктәп елларыннан ук иҗат эше белән шөгыльләнә, иҗат юлының башыннан ук диярлек балалар шагыйре буларак таныла. Үзенең эчкерсез, мавыктыргыч шигырьләре аша ул балаларга әйләнә - тирә дөньяны аңлаешлы итеп күрсәтергә өйрәтә. Укучылар язучының  тормыш юлы,иҗаты белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International