Балалар күңелендә сихри мизгелләрне яңартып, 10 гыйнвар көнне Теләче 2нче балалар бакчасының музыка залында “Чыршы белән саубуллашу” бәйрәме булып узды. Барлык балалар тагын бер кабат сихри, әкияти дөньяга чумдылар. Алар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнап, яңа ел җырларын искә төшерделәр, шаян биюләрен башкардылар. Балалар янына кунак булып гномнар һәм кар бөртекләре дә килгән иде. Бәйрәм ахырында Чыршыкай балаларны тагын бер кат үзенең төрле төсле утлары белән сөендереп, киләсе елга кадәр саубуллашты.