Кошлар өчен иң кыены –кыш көне азык табу. Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары моны бик яхшы аңлыйлар.Алар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә кошларга җим-лекләр ясадылар.Җимлекләрне сыйныф бүлмәсеннән күренеп торыр-лык итеп,агач ботакларына элделәр.Җимлекләргә салынган җимнәр белән карабүрекләр, песнәкләр, чыпчыклар сыйландылар. Алар укучыларга рәхмәт әйткәндәй, чырык-чырык килделәр.