Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы да янәдән балаларның шат авазына күмелде. Бер-берсен сагынышкан нәниләр җылы бүлмәләрдә рәхәтләнеп уйнадылар, шаярдылар, шөгыльләрдә тәрбияче апаларына рәхәтләнеп җавап бирделәр. Зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр үзләренең яраткан әкиятләрен сәхнәләштереп уйнап күңелләрен күтәрделәр, рольләргә кереп уйнау осталыкларын үстерделәр.