“17 бәхетлегә-17 бүләк”-Яңа елның оттырышсыз лотереясы- акция.

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Әлеге акция “17 бәхетле кеше бүләксез китмәс бездән” шигаре белән 2017 елның беренче эш көнендә Айдар авылы китапханәсендә уздырылды. Яңа ел-бүләкләр кабул итә торган вакыт. Кышның иң көтеп алына торган яңа ел бәйрәме китап укучыларын яңа ел акциясе белән бүләкләде. 2017 елда китапханә ишекләрен ачуга, беренче китап алучыларга оттырышсыз лотореяда катнашу мөмкинлеге булдырылды. Алар изге теләкләр, матур сүзләр язылган “шарлар”белән беррәттән зур булмаган бүләкләргә  ия булдылар. Бу көнне бәхетле билет иясе булган өлкән китап укучылар да изге теләкләрен язып китапханә чыршысын бизәделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International