Бу бәйрәмне шулай ук балалар да, олылыар да сагынып көтеп алалар. Бу көнне иртәнге якта балалар словатлар әйтеп, өйдән-өйгә кереп акча җыеп йөрсәләр, кич белән олылар, авыл яшьләре үзләрен танымаслык итеп киенеп ипи җыярга чыгалар. Һәрбер өй хуҗасы киенеп кергән нардуганчыларны пешкән тәм-томнар белән сыйлап чыгара. Өй хуҗаларына рәхмәтләр әйтеп, бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык теләп чыгып китәләр.