Рафис Корбан мәктәп елларыннан ук иҗат эше белән шөгыльләнә, иҗат юлының башыннан ук диярлек балалар шагыйре буларак таныла. Үзенең эчкерсез, мавыктыргыч шигырьләре аша ул балаларга әйләнә тирә дөньяны аңлаешлы итеп күрсәтергә өйрәтә.
3 январь көнне, Айдар авыл китапханәсендә язучының юбилеена багышлап "Ул балачак иленнән" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде, балалар аның тормыш юлы,иҗаты белән таныштылар.
Шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән уңышлы шигырьләре тупланган “Алмалы төн”, "Рафис Корбан шигырьләре", «Куда уходит ночь» исемле иң күләмле җыентыклары балаларга тәкъдим ителде, шигырьләре кычкырып укылды.