ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Балалар төрледән-төрле кызыклы уеннар уйнадылар,шигырьләр сөйләделәр, җырларын башкардылар. Китапханәдә  “Ак мамыктай,  ап-ак кыш” исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән балалар таныштылар. Бәйрәмнән һәр бала күчтәнәч һәм яхшы кәеф белән таралышты.

Баландыш авылында мәдәният тормышы азга гына да туктап тормый.  2017 нче елның 2 январе көнне Баландыш авылы мәдәният йортында “Авылым хикмәтләре” дип исемләнгән башваткыч уены уйналды. Башваткычны авылдашыбыз Гөлнар Мухаметшина төзеде һәм уенны да үзе алып барды. Уенчыларыбыз Нурулла абый Зәйнуллин, Суфия апа Хасаншина һәм Гүзәлия апа Гимадиевалар барлык сорауларга да җавапларны тиз таптылар. Тамашачыларга уенда катнашучыларыбыз Нурулла абый җыр, Гүзәлия апа бию, ә Суфия апа узе язган шигырләрен буләк иттеләр. “Башваткыч” уены музыкаль паузалар  белән  аралаштырылып,  җыр – бию, уен –көлкеләр белән үрелеп барылды.

Барсыда 80 нче ел көйләренә биеп күңел ачтылар.Төрле кызыклы конкурслар, эстафеталар уйналды.Катнашучыларга Кыш бабайдан татлы бүләкләр таратылды.

Кыш  бабай һәм Кар кызы авыл халкын, кайткан кунакларны ихластан котлады,изге теләкләр җиткерде. Бәйрәм дискотека белән тәмамлынды. 

Әлеге бәйрәмне бигрәктә балалар зарыгып көтеп ала. 4 гыйнвар көнне Айдар авыл клубында китапханә белән берлектә «Яңа ел сюрпризлары» дип исемләнгән балалар өчен чыршы бәйрәме узды. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызы белән җырлап-биеп, төрле уеннар уйнап рәхәтләнеп күңел ачты. Кыш бабай балаларга күчтәнәчләр таратты.

 

Ярышта 4 команда катнашты.   Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Алан авыл яшьләре командасы, 2 урынны   Югары Кибәхуҗа ,  3 урынны Ямбулат,  4 урынны Алан урта  мәктәбе укучылары командасы   алды.  Ярышның спонсоры –Алан авылыннан Фазылҗанов Илдар Фәрит улы.

Уен барышын  һәркем күтәренке күңел белән  күзәтте, кайнар чәй һәм  тәмле пылаудан авыз итте.

Алар уйнаган Илгиз Зәйниевнең “Мәхәббәт турында риваять” исемле мелодрамасы тамашачы тарафыннан көчле алкышларга күмелеп каршы алынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International