Әйе – менә узенең борчу мәшәкатьләре, назлы язлары, җиләкле жәйләре, алтындай көзләре, салкын кырыс буранлы кышлары белән 2016 елны озатып 2017 елны каршы алдык.

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Баландыш авылында мәдәният тормышы азга гына да туктап тормый.  2017 нче елның 2 январе көнне Баландыш авылы мәдәният йортында “Авылым хикмәтләре” дип исемләнгән башваткыч уены уйналды. Башваткычны авылдашыбыз Гөлнар Мухаметшина төзеде һәм уенны да үзе алып барды. Уенчыларыбыз Нурулла абый Зәйнуллин, Суфия апа Хасаншина һәм Гүзәлия апа Гимадиевалар барлык сорауларга да җавапларны тиз таптылар. Тамашачыларга уенда катнашучыларыбыз Нурулла абый җыр, Гүзәлия апа бию, ә Суфия апа узе язган шигырләрен буләк иттеләр. “Башваткыч” уены музыкаль паузалар  белән  аралаштырылып,  җыр – бию, уен –көлкеләр белән үрелеп барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International