2016 елның 20 нче декабрь көнендә Олы Мәтәскә авылында яшәуче тыл ветераны Әхмәтсафина Зәйтүнә Әхмәтсафин кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Зәйтүнә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.
20 декабрь көнне Теләченең 3нче балалар бакчасында район күләмендә үтүче "Ел тәрбиячесе 2017" бәйгесенең район буенча сайлап алу туры узды. Бу бәйгедә безнең музыка җитәкчесе Шарифуллина И.И., тәрбиячеләр Замалиева Г.Г.,Валияхметова Г.И., Набиуллина Р.Р.лар катнашты. Алар балалар белән төрле белем бирү өлкәләрендә эшчәнлекләр оештырып, комиссия әгъзалары каршында һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Эшчәнлекләр барышында балалар да бик актив булдылар, алга таба тәрбиячеләребезгә уңышлар теләп калабыз.
Олы Мишә урта мәктәбендә кызу эш атнасы бара. Укучыларыбыз 2 нче чирекне яхшы билгеләргә тәмамларга бар көчләрен куялар. Мәктәп яны матур кар сыннары белән бизәлде. Сыйныф бүлмәләре кул эшләнмәләре, кар бөртекләре белән бизәлеп, яңа ел рухы биреп торалар. Балалар яңа ел тамашалары әзерлиләр.
Ел саен Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары кошларга җимлек ясап эләләр. Менә быел да 1 сыйныф укучылары сынатмады - әтиләре белән менә дигәннәрен ясаганнар. Сыеның да иң-иңнәрен алып килгәннәр! Кыш җиттеме- кошлар өчен,без ашханә ачабыз,һәм кошларга эндәшәбез: «Рәхим итеп, ашагыз!”
Барыбызның да көтеп алган бәйрәме –Яңа елны каршы алырга зур әзерлек бара. Аеруча кыш бабайның нәни дуслары түземсезлек белән көтә. Максабаш башлангыч мәктәбе укучылары укытучы апалары белән бергәләп,тәрәзәләргә бизәкләр төшерәләр, ,бүләкләр әзерлиләр. Мәктәп янында кардан сыннар пәйда була башлады. Һәр класс үзенчә матур итеп сыннарны ясый, матурлый.
Һәрбер кеше аны түземсезлек белән көтеп ала. Мәктәптә дә бу бәйрәмгә әзерлек гөрләп бара: укучылар Яңа ел җырларын өйрәнәләр, класс- кабинетларны бизиләр. Мәктәп каршында чыршы балкып тора. Аның тирәсендә кар сыннары да тезелешеп торалар.
Иске Җөри урта мәктәбе укучылары ел саен кошларга ярдәм итәләр. Менә быел да алар җимлекләр ясап, мәктәп һәм өйләре янындагы агачларга элеп куйдылар. Көн саен җимлектәге азыкны яңартып торалар.
Ярыш биремнәрен уңышлы үтәп, укучлар 2 урынга лаек булдылар һәм ярышларның регион этабына уздылар.
Әлеге ярышта республика районнарыннан җыелган 300 дән артык яшь уенчы катнашты. Безнең район җыелма командасын Баландыш, Теләче, Югары Кибәхуҗа мәктәпләре укучылары тәшкил итте. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:
2005-2006 елгы кызлар арасында парлап уйнау:
Котдусова Алмазия-Сергеева Виктория (Тәтеш) – 3 урын;
2007 елгы һәм кечерәк кызлар арасында парлап уйнау:
Мөбәракшина Чулпан-Мөхәмәтшина Рәзилә – 2 урын;
2007 елгы һәм кечерәк кызлар арасында ялгыз уен:
Мөбәракшина Чулпан- 3 урын.
Калган яшь уенчыларыбыз Татарстан республикасы яшь бадминтончыларының беренче сигезлегенә керде. Җиңүчеләр грамота, медаль, җиңүче футболкалары һәм спорт инвентаренә ия булдылар.
16-17 декабрь көннәрендә Казанныӊ 91 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Яшь профессионаллар" республика чемпионатыныӊ JuniorSskills стандарты буенча сайлап алу ярышлары булып узды (Прототипирование компетенциясе). Бу ярышларда 12 белем бирү оешмаларыннан 18 команда катнашты. Безнеӊ район данын яклап, Олы Мәтәскә мәктәбендә «3D-Модельләштерү» түгәрәгенә йөрүчеләр: Нигматзянов Данис , Ибатуллина Ризаля ( җитәкчеләре Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Фасхетдинов Алмаз Хәбир улы), дәрәҗәле 2 нче урын алып Регионара чемпионатта катнашу хокукына ия булдылар.