ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 20-22 декабрь көннәрендә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов, Алан хуҗалыгы җитәкчесе Х.Н.Фасхетдинов һәм Игенче хуҗалыгы җитәкчесе Р.Р.Яхин ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздыра торган ТИПКАда 3 көнлек семинар-укуда катнаша.

Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә  Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 19,4 кг. туры килә, Теләче Агро ҖЧҖның Сауш булекчәсе 1 сыерга 16,9 кг. туры килэ, Алан ҖЧҖ барлык савылган сөте 10114 кг. 1 сыерга 16,3 кг. туры килэ. Район буенча бу курсәткеч  12,2 кг.

Алан урта мәктәбе укучылары тимурчылык эшендә даими катнашып киләләр. 10 нчы сыйныф укучылары  Балыклы авылыннан үзләренә беркетелгән Галиева Розалия апага чираттагы ярдәм рейды ясадылар. Алар аның хәлен белделәр, ишек алдын, капка төпләрен кардан чистарттылар.

Яшь укытучылар игътибарына  тәҗрибә уртаклашу һәм  нәтиҗәле аралашуның заманча төрләре: кейс чишү, мастер-класс, интерактив лекцияләр тәкъдим ителде. Әлеге форумда Иске Җөри урта мәктәбеннән Н.Р.Бадриева катнашты. 

Алан  балалар  бакчасында тәрбияләнүче   Исмагилова  Илсинә һәм  Гильфанов Сәет  ,математика буенча ,Халыкара олимпидада  катнашып 1һәм 2 урынны алдылар һәм диплом белән бүләкләнделәр. Аларның эшен бәйгегә тәрбияче Гарипова А.Ф.  әзерләде.Алга таба да аларга уңышлар телибез.

Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында Яңа 2017 елга әзерлек эшләре башланып китте. Бакча яны территориясендә кардан сыннар ясадык. Тиздән яшел чыршының да утлары кабыныр. Яңа ел бәйрәм иртәсенә балалар җырлар, шигырьләр, әкият өйрәнә башладылар.

Бакча яны территориясендә кардан сыннар ясадык. Тиздән яшел чыршының да утлары кабыныр. Яңа ел бәйрәм иртәсенә балалар җырлар, шигырьләр, әкият өйрәнә башладылар.

20 нче декабрь көнне Теләче балалар китапханәсендә, Россия киносы елы уңаеннан, “Наши любимые актеры - юбиляры” дигән, шушы һөнәр белән бәйле күренекле шәхесләрнең күргәзмә – портреты төзелде. Күргәзмәдә 2016 елда юбилейларын билгеләп үтүче режиссерлар һәм актёрлар язмышы турында күп кенә кызыклы фактлар һәм мәгълүматлар белән танышырга мөмкин иде.

Балалар рифмага туры китереп шигырь язырга, кышкы табигать күренешен ясарга өйрәнделәр. С. Есенин, А. Пушкин, А. Барто, А. Усачев,  А.Прокофьев, И. Суриков, А. Фетларның кыш турындагы  шигырьләрен укып, балалар туры килгән картиналарны сайладылар. Очрашу күңелле үтте, катнашучылар канәгать калдылар.

Әлеге чарада  балалар әкият язучыларны танып белделәр, әкият геройлары турында фикер  алыштылар. Ахырдан китапханәче, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International