ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Хоккей һәм Шәтке авылы бер-берсеннән аерылгысыз төшенчә. Бу очракта Алмас абый Җәләев җитәкчелегендәге данлы “Гром” командасы тарихын искә төшерү дә җитә.

“Китап - мәңгелек хәзинә” дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрелде. Шулай ук “Тәгәри китте йомгагым” дигән китап күргәзмәсе ясалды.  Китапларны балалар бик зур кызыксыну белән карадылар, төрле кызыклы әкиятләр тыңладылар. Үзләре дә китаптагы рәсемнәргә карап әкиятләр сөйләделәр.

Шәтке авылы халкы икеләтә шатлык хисләре кичерде. Аның беренчесе – тантаналы шартларда яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылса, икенчесе – Шәтке бозында 2016-2017 нче еллардагы кышкы хоккей сезоны ачылды. Тантананың икесендә дә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов катнашты һәм шәткелеләрнең куанычлы мизгелләрен уртаклашты.

 

Яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын, Шәтке авыл халкы карамагына “Максат” төзелеш ширкәте төзеп ташырган. Биредә апрель аенда иске пункт сүтелеп, яңасы төзелә башлаган булган. Төзүчеләр аны бик тиз сафка бастырган. Бу соңгы елларда Шәтке авылында төзелгән беренче генә объект түгел. Өченче ел шәткелеләр, республика программасы нигезендә 50 балага исәпләнгән яңа балалар бакчасына тиенсәләр, былтыр ачылган яңа модульле ветеринария пункты авыл һәм күрше-тирә авыллары халкына игелекле хезмәт итә. Быел исә авыл мәдәният йортына һәм авыл җирлеге бинасына капиталь ремонт үткәрелде. Боларга әле үзәк урамга асфальт юл түшәлүен дә, дәүләти пргограммага нигезләнеп, фермаларга, амбар хуҗалыгына капиталь ремонт үткәрелүен, төзелешләр алып барылуын да билгеләп үтәргә кирәк. Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров әйтүенчә, соңгы дүрт елда гына Шәтке авыл җирлегенә 420 миллион сумнан артык инвестиция кертелгән. Бүген Шәтке авыл җирлегендә 273 хуҗалыкта 767 кеше яши. Яңа ачылган фельдшер-акушерлык пунктында  халыкка тәҗрибәле белгечләр, пункт мөдире Илсөяр Шәвәлиева белән акушер Рәмзия Шәмсетдинова хезмәт күрсәтәчәк. Алар якты, җылы һәм уңайлы бинада эшләү һәм халыкны кабул итү мөмкинлеге тудырган өчен республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка, районыбыз башлыгы Илдус Зариповка , аның ярдәмчеләренә авыл халкы исеменнән чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

- Авылда яшәр, эшләр өчен бөтен шартлар бар, шәһәр халкы да көнләшерлек,  хәзер яшь гаиләләр, яңа туган сабыйлар кирәк, - дип белдерде ачылу тантанасында, уенын-чынын бергә кушып,  муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов.

 

Чыннан да, бу уңайдан шәткелеләргә уйланырлык җирлек бар. 2015 елда авылда 6 сабый туган булса, 2016 елда бер генә сабый дөньяга килгән. 2017 елда ике сабый туар дип көтелә. Ә 2012 елда 12 бала туган булган. Кызганыч, авылда яшәү шартлары яхшырган саен, яшьләр читкә китүне карый. Югыйсә, шәһәрдә дә  берүгә дә алтын таулары әзерләп куймаганнар.

 

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ

 

Автор фотолары

Бу көнне районның алты тәрбиячесе комиссия каршында үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтеп, ачык шөгыльләр үткәрделәр:

  Теләченең Үзәк балалар бакчасы тәрбиячесе Шайдуллина Н.Р. уртанчылар төркеменә  йөрүче балалар белән “Сөйләм үстерү" шөгыленнән һәм  үзебезнең коллективтан музыка җитәкчесе Тёрло Э.В. зурлар төркеменә йөрүче балалар белән “Сихри тартмачык” исемле музыка шөгылье, уртанчылар төркеме белән сөйләм үстерү буенча Сабирҗанова Л.М “Кар бөртеге”исемле , мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үстерү буенча Башарова Л.Х. “Кыш”темасына, Мухаметзянова М.Е. конструкторлар белән “Минем урам” темасына, Гарифуллина А.Р. инглиз теленнән “ Кунаклар килгәндә” темасына шөгыльләр күрсәттеләр.

 Барлык тәрбиячеләрдә үз эшләренең остасы икәнең раслап; кызыклы,мавыктыргыч шөгыльләр күрсәттеләр.Аларга алдагы эшләрендә уңышлар һәм конкурста җиңү теләп калабыз!

21 декабрь көнне Үзәк урта мәктәбе базасында «Ел укытучысы-2017» конкурсының муниципаль туры үтте. Бу конкурста Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең математика укытучысы Замалутдинова А.Р. катнашты. Ул 5 нче сыйныфта “Комбинаторик мәсьәләләр чишү”темасына ачык дәрес күрсәтте.

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе  укучылары Яңа ел бәйрәмен көтеп алалар. Традиция буенча алар мәктәп ишегалдына кардан матур сыннар ясап куйдылар. Сыннар арасында 2017 ел символы- әтәч тә бар. Аны оста итеп 9 сыйныф укучылары ясады.

Чөнки күп кенә нәниләр абый-апаларына ияреп, һаман телевизор, компьтер тирәсендә кайнаша. Балаларның  күбесе сәламәтлекнең  иң зур байлык икәнен аңлап та бетерми. Лесной балалар бакчасында бүген тәрбияче “Сәламәт булыйм дисәң...” дигән темага әңгәмә алып барды. Ул балаларга физик яктан ничек үзеңне ныгытырга- өлгер, җитез булырга, авыруларга ничек каршы торырга икәнен аңлатты. Тышта салкын, тиздән озын бәйрәм яллары башлана.  Тәрбияче балаларга шушы вакытларда саф һавада ничек  ял итәргә, чана шуганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәтте. “Сәламәтлекне акчага сатып алып булмый, авырта башлаганчы ук үзеңне саклый белергә кирәк”- дип тәмамлады сүзен  тәрбияче. Балаларга әңгәмә бик ошады.

Бу көнне безнең балалар бакчасы тәрбиячеләре Николаева Г.Н., Набиуллина Р.И. һәм педагог-психолог Зиннатова Г.Р., шушы ук Югары Кибәхуҗа балалар бакчасы тәрбиячесе Нурисламова Р.Р. комиссия каршында үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтеп, ачык шөгыльләр үткәрделәр.

 Барлык тәрбиячеләр дә үз эшләренең остасы икәнең раслап, кызыклы, мавыктыргыч шөгыльләр күрсәттеләр. Аларга алдагы эшләрендә уңышлар һәм конкурста җиңү теләп калабыз!

Чөнки күптәннән инде  бәйрәм рухы тирә якка үзенең канатларын җәйде. Балалар бүлмәләрне бизәде, матур шигырьләр,җырлар өйрәнә башладылар.   Хәзерге вакытта тәрбияче аларга кызыклы әкият өйрәтә. Бу тамашада әкият геройлары булып катнашу балаларга бик ошый. Шуңа күрә алар Яңа ел бәйрәмен, Кыш бабай һәм Кар кызын  сагынып көтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International