Мәдәният йорты каршында шөгылъләнүче үзешчәннәрнен чыгышы җыр-моңнары белән тамашачыларның күңелләрен күтәреп рухи азык өстәделәр.
Биредә тамаша шулай ук ике өлеш - театраль тамаша һәм концерт номерларыннан торды.
Театраль тамаша "Кияү мунчасы" дип атала иде. Татар халкының борынгыдан килгән туй йолаларын күрсәтте ямбулатлылар. Концерт номерлары да бай эчтәлекле булды.
Аның саулыгы, тормышы һәм тормыштагы шөгелләре белән кызыксынды. Мәдәнияткә кагылышылы сораулыр бирде. Җылы әңгәмә дустанә мөхиттә тәмамланды.
Кышның суык кичләре дә театр яратучы тамашачыны үзенә җыйды. Тирән эчтәлекле, гыйбрәтле язмышларны сүрәтләндергән әлеге әсәрне үзешчәннәр тамашачы каршында җиренә җиткереп куя алдылар.
Китапханәче балаларга китапны укый белү, китап белән дус булу, китапханәдә акыллы һәм кызыклы китапларның күп булуы турында сөйләде. Китап тарихына кечкенә генә сәяхәт үткәрде. Китапны куллану тәртибе белән таныштырды. “Кем күп укый,шул күп белә “дигән викторина,уеннар һәм “Табышмак чиш!”,”Әкиятне бел!”,”Кайсы әкият геройлары бу сүзне әйтте?”дигән конкурслар үткәрде. Балалар, балалар әдәбиятын яхшы белүләрен күрсәттеләр.
11 –декабрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “ Ватан геройлары көне” билгеләп үтелде. Мәктәбебезнең тимурчылар отряды укучылары сугыш һәм хезмәт ветераннарының хәлләрен белделәр. Классларда сыйныф сәгатләре үткәрелде. Мәктәбебез укучылары акцияләр үткәрделәр.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә укучылар уку белән беррәттән Яңа елга хәзерләнәләр: кардан сыннар ясыйлар, концерт номерлары әзерлиләр; рус теле һәм әдәбияты, татар теленнән республика олимпиадасының район турында катнаштылар. Шулай ук муниципаль контроль эшләр алынды.
17 декабрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Су объектлары янында куркынычсызлык чаралары” дигән темага өйрәтү сәгате уздырылды. ТИН укытучысы Хисматуллин И.М. практик чара вакытында укучыларга су объектлары янында, боз өстендә нинди кагыйдәләргә таянырга кирәклеген аңлатты.
Һәр елны Олы Мишә урта мәктәбе укытучылары ачык дәресләр үткәрәләр. Бүген 11 сыйныфта математика фәненнән дәрес күрсәтелде. Биредә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, укытучылар һәм әти-әниләр катнашты. Дәрес БДИ га әзерлек буенча иде. Әти-әниләрга балаларының ничек җавап биргәннәрен, ничек эшләгәннәрен, БДИ га әзерлекләрен күрү бик мөһим. Соңыннан бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләүче фән укытучылары чыгыш ясады.
17-18 декабрь көннәрендә Казан шәһәренең “Бадминтон үзәгендә” республиканың кечкенә бадминтончылары “Бадминтон өметләре” турнирының финал этабында катнашу өчен җыела . Быел әлеге турнир 4 этапта үтә. Теләче районы командасы составында район данын яклаучылар арасында безнең мәктәп укучылары да бар. Бүген мәктәпнең 8 укучысы әлеге ярышта катнашу өчен юлга кузгалды. Аларга уңышлар телибез!