17 декабрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Су объектлары янында куркынычсызлык чаралары” дигән темага өйрәтү сәгате уздырылды. ТИН укытучысы Хисматуллин И.М. практик чара вакытында укучыларга су объектлары янында, боз өстендә нинди кагыйдәләргә таянырга кирәклеген аңлатты.