16 нчы декабрьдә Үзәк авыл китапханәсендә “Кем күп укый,шул күп белә” дигән китапханә дәресе үтте.

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

Китапханәче балаларга китапны укый белү, китап белән дус булу, китапханәдә акыллы һәм кызыклы китапларның күп булуы турында сөйләде. Китап тарихына кечкенә генә сәяхәт үткәрде. Китапны куллану тәртибе белән таныштырды. “Кем күп укый,шул күп белә “дигән викторина,уеннар һәм “Табышмак чиш!”,”Әкиятне бел!”,”Кайсы әкият геройлары бу сүзне әйтте?”дигән конкурслар үткәрде. Балалар, балалар әдәбиятын яхшы белүләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International