ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2016 ел
җомга

Чарада узып баручы 2016 елга нәтиҗәләр чыгарылды. Теләче районыннан чарада Башкарма комитетның яшьләр эңшләре бүлеге җитәкчесе Артем Галеев, эчке эшләр бүлеге вәкиле Ризидә Нәҗмиева, районның “ФОРПОСТ” оешмасы җитәкчесе Наил Сәлахов һәм әлеге оешма активистлары Фиданур Мөбәрәкшин, Рафил Хәкимов һәм Рамил Галләмов катнашты. Шуны да искә алып үтәргә кирәк, “ФОРПОСТ” җитәкчесе Наил Сәлахов шушы көннәрдә генә хәрби бурычын үтәп, армия сафларыннан кайтты. Аңа әлеге тәҗрибәсе эшендә дә файдага булыр дип ышанып калабыз.  

06 декабря 2016 года в МБОУ «Аланская СОШ» Тюлячинского района для учащихся 7, 8, 10 классов проведен учебный курс для школьников в сфере защиты прав потребителей. Специалист отдела развития и координации внутреннего рынка Арского территориального органа Госалкогольинспекции РТ рассказала школьникам о действии и правоприменении Закона РФ «О защите прав потребителей», об основных потребительских правах, сроках удовлетворения требований потребителей, о порядке предъявления претензии в случае нарушений прав потребителей, а также о том, куда можно обратиться за помощью для защиты нарушенных прав.

7 декабрь көнне Балыклы башлангыч мәктәбендә грипп белән авыруны кисәтү максатыннан Балыклы авылы фельдшеры Хадиуллина Р.Р.  “Грипп һәм аны кисәтү” дигән темага укучылар белән әңгәмә үткәрде. Балалар гриппның таралу юллары, аннан саклану чаралары белән таныштылар. Әңгәмә ахырында алар сәламәт булу өчен һәрвакыт спорт белән шөгыльләнергә, күбрәк витаминлы азыклар кулланырга кирәклегенә төшенделәр.

Һәр елны 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар да,  һәлакәткә дучар булып,  яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгәннәр  дә дәүләтебез тарафыннан игътибар үзәгендә.  Шул уңайдан безнең мәктәптә 1декабрьдән 10 декабрьгә хәтле  Инвалидлар  Декадасы игълан ителде.  Бүген класс җитәкчеләре укучылар белән  «Шәфкатьлелек бизи кешене”, ”Һәр көнне игелек эшлә”дигән темаларга тәрбия сәгатьләре үткәрделәр.

7  декабрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәчесе Сафина Фәния инвалидлар декадысы уңаеннан тумыштан инвалид Кутузов Тимурның өенә барып , аны китапханәгә кечкенәләр өчен кайткан китаплар белән таныштырды,   күчтәнәч пакет тапшырды.


7
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Конференциядә узган хисап чорында сәяси совет һәм җирле ревизия комиссиясенең эшчәнлегенә бәя бирелде, киләчәккә максатлар билгеләнде.

Бу көн җәмгыятебездәге сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә игътибарны арттыру өчен бик мөһим. Шушы уңайдан, Алан авылы китапханәсендә, сәламәт яшәү рәвешенә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Инвалидлар декадасы кысаларында “Шәфкатьлелек- дөнья бизәге» исемле рейд үткәрелде. Рейд барышында китапханәче инвалидларның өйләренә барып хәлләрен белеште һәм яңа китаплар белән таныштырды.

7 декабрь 2016 елның Теләче урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары   йомгаклау инша   яздылар. Әлеге инша зачет/незачет системасы буенча бәяләнәчәк.

 

Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә "Адым саен адым" башлангыч техник модельләштерү  түгәрәгендә  Инвалидлар көненә багышлап,  традицион "Ал конверт"  акциясе үтте. Укучылар  өстәмә белем бирү педагогы  Шаипова Р.И. җитәкчелегендә инвалид балаларга хатлар яздылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International