7 декабрь көнне Казан шәһәренең “Ак барс” яшьләр үзәгендә ТР җәмәгать урыннарында тәртип саклау яшьләр оешмаларының ХI слеты булып узды.

2016 елның 9 декабре, җомга

Чарада узып баручы 2016 елга нәтиҗәләр чыгарылды. Теләче районыннан чарада Башкарма комитетның яшьләр эңшләре бүлеге җитәкчесе Артем Галеев, эчке эшләр бүлеге вәкиле Ризидә Нәҗмиева, районның “ФОРПОСТ” оешмасы җитәкчесе Наил Сәлахов һәм әлеге оешма активистлары Фиданур Мөбәрәкшин, Рафил Хәкимов һәм Рамил Галләмов катнашты. Шуны да искә алып үтәргә кирәк, “ФОРПОСТ” җитәкчесе Наил Сәлахов шушы көннәрдә генә хәрби бурычын үтәп, армия сафларыннан кайтты. Аңа әлеге тәҗрибәсе эшендә дә файдага булыр дип ышанып калабыз.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International