7 декабрь 2016 ел көнне район башкарма комитетының утырышлар залында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Теләче җирле бүлегенең 27 нче хисап-сайлау Конференциясе булып узды.

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Конференциядә узган хисап чорында сәяси совет һәм җирле ревизия комиссиясенең эшчәнлегенә бәя бирелде, киләчәккә максатлар билгеләнде.

   Конференция эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разия Садыкова, Партиянең төбәк политсоветы әгъзасы, Татарстан Республикасы кулланучылар хокукын яклау оешмасы җитәкчесе Юлия Нигматуллина, Партиянең төбәк башкарма комитеты әйдәп баручы белгече Венера Хәбибуллина, район Советы депутатлары, предприятие, учреждение, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, партия әгъзалары, массакүләм мәгълүмәт чаралары вәкилләре катнашты.

   Конференция эшендә 8 көн тәртибе каралып тиешле карарлар кабул ителде. Җирле бүлек җитәкчесе итеп яшерен тавыш бирү юлы белән район башлыгы Ильдус Зарипов сайланды.

   Конференция соңында алдынгы партия әгъзаларын бүләкләү, партия сафларына яңа членнар кабул итү һәм аларга тантаналы шартларда партия билетлары тапшыру башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International