Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә инвалидлар декадасы дәвам итә. Быел ул 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр үтәчәк. Мәктәптә декада уздыру буенча эш планы төзелде. Ул чараларда сәламәт балалар белән беррәттән инвалид балалар да катнашачак. 3 декабрьдә башлангыч сыйныф укучылары арасында “Нинди матур дөнья!” дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырылды. Конкурсның максаты: балаларны инвалид кешеләр проблемасына җәлеп итү, балалар коллективында дуслык һәм теләктәшлек тәрбияләү.
Безнең Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә тәнәфесләр күңелле үтә. Укучылар көндәлек хәрәкәт режимын төгәл үтиләр. Спортзалда баскетбол,бадминтон,өстәл теннисы уеннарын яратып уйныйлар.
3 декабрь Россиядә өченче ел рәттән Билгесез Солдат көне буларак, яу кырында ятып калганнарны искә алу белән билгеләп үтелә. Шул уңайдан 3 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә класс сәгатьләре үткәрелде. Әлеге дәресләр “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!“ девизы астында узды. Укучылар әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, видеофильмнар, презентацияләр карадылар, шигырьләр тыңландылар.
Олы Мишә урта мәктәбендә 1 декабрьдән “Яхшылык эшлә!” акциясе башланды. Бу акция кысаларында план нигезендә төрле чаралар үткәрелә. “Йөрәктән-йөрәккә” һ.б. темаларга сыйныф сәгатьләре уздырыла. 2 декабрь көнне укучыларыбыз район күләмендә үткәрелгән бәйрәмдә катнашып кайттылар.
Физик мөмкинлекләре чикле булган райондашларыбыз өчен бәйрәм кысаларында түбәндәге чаралар уздырылды:
Башкарма комитетның яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге, балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге, балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе һәм “Олимп” яшьләр үзәге хезмәткәрләре тарафыннан шашки, дартс, кул көрәше һәм колясканы фигуралы йөртү буенча уеннар уздырылды. Һәр теләүче уеннарда катнашып, истәлекле бүләкләр отты.
Анда районыбыз балалар бакчаларында эшләүче педагог-психологлар катнашты, шул исәптән Теләченең 3нче балалар бакчасыннан Баева А.Г.да катнашып үзенең көчен сынады. Катнашучылар мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары белән беренче өлештә ачык шөгыль , аннары мастер-класс һәм тренинглар күрсәттеләр. Коллегабызга алга таба да эшләрендә уңышлар теләп калабыз!
2 декабрь көнне Баландыш төп мәктәбендә бердәнбер, иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - әниләргә багышланган “Иң кадерлем, әнием” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәм матур җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Барлык әниләргә рәхмәт һәм хөрмәтләү сүзләре әйтелде.Укучылар әниләренә үзләренең кул эшләрен дә бүләк иттеләр.
Түгәрәкләргә йөрүче укучылар тарафыннан быел да “Ал конверт” исемле акция үткәрелде. Алар инвалидларга терәк-хат һәм тылсымлы йөрәкләр бүләк иттеләр. Әлеге бүләкләр 2 декабрь көнне инвалидларга багышланган чарада тапшырылды.
1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан 1 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә класс сәгатьләре үткәрелде. Укучыларга ВИЧ һәм СПИД , аны дәвалау ысуллары, профилактика чаралары турында сөйләнде. Укучылар бердәм рәвештә “СПИДка – юк! Тормышка – әйе! девизына кушылып, аның символы булган кызыл тасмаларны беркеттеләр.
Бәйрәмдә катнашучылар өчен күп кенә чаралар оештырылган иде. Алар:
Ә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен фокус элементлары кертелгән социаль-анимацион чара үткәрделәр.
Бәйрәм чәй табыны белән тәмамланды.