ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2016 ел
җомга

Алар өчен “Безнең йөрәк җылысы” исемле чара уздырылды. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан, мөмкинлекләре чикле балаларга, китаплар бүләк итү кебек игелекле гамәл бер ел элек барлыкка килгән иде. Китапханәгә йөри алмаган балалар канәгать калырлар һәм китап укуга кызыксынулары артыр дип өметләнәбез. Әлеге чара дусларча чәй эчү белән төгәлләнде.

Шәтке, Үзәк, Югары Кибәхуҗа, Олы Мишә, Олы Нырсы, Алан, Теләче, Сауш, Иске Җөри, мәктәпләреннән 24  укучы катнашты.

28 ноябрь көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә математика укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы булып үтте.  “ФГОС  таләпләренә туры килгән заманча математика дәресе” темасына үткәрелгән утырышта мәктәпнең беренче категорияле математика укытучысы Галимҗанова Гөлнур Ахметзакиевна, районыбыз мәктәпләреннән килгән укытучылар 4 ачык дәрес күрсәттеләр. Дәресләргә җентекләп анализлар ясалды. Укытучылар  “Математика дәресләрендә танып- белү УУГ формалаштыру” темасына тәҗрибә уртаклаштылар.

29 ноября 2016 года в г. Казани на базе  МБОУ «Лицей № 177» проведены Форум районных методических объединений и Пятая научно-практическая конференция «Повышение роли экспертного сообщества в формировании региональной системы оценки качества образования». В Форуме приняли участие руководители районных методических объединений по русскому языку (Хузина Гулфая Шарифулловна – Большемешинская СОШ), математике (Юнусова Розалия Рафкатовна – Большеметескинская СОШ), физике (Шакирова Альфия Зуфаровна – Баландышская ООШ), химии (Пашина Алевтина Петровна – Тюлячинская СОШ) и биологии (Шаяхметова Лейля Гильмулловна – Большемешинская СОШ).  В Конференции участвовала методист МКУ «Отдел образования» Кукаркина Валентина Марсовна.

В ходе данных мероприятий обсуждались изменения в контрольных измерительных материалах единого государственного экзамена в 2017 году и аспекты организационно-методического сопровождения оценки качества образования.

2016  елның  29 ноябрь  көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә «Заманча мәктәптә инновацион технологияләр. Сынлы сәнгать һәм музыка дәресләрен укытуны методик яктан тәэмин итү” дигән темага сынлы сәнгать һәм музыка фәне укытучыларының район семинары булды. 5  сыйныфта “Музыка инструментлары” темасына ачык дәресне Иске Җөри урта мәктәбенең музыка фәне укытучысы Рафикова Лилия Альфред кызы, 4 сыйныфта ”Борынгы Грециядә театр” темасына Олы Мәтәскә  урта мәктәбенең сынлы сәнгать укытучысы Нигъматҗанов Булат Мәгъсүм улы үткәрде.  Теләче урта мәктәбенең музыка укытучысы семинар темасы буенча чыгыш ясады һәм белем күтәрү курсларында алган яңалыклар белән уртаклашты. Сәнгать (МХК) фәне  буенча үткәрелгән олимпиада турында  һәм 2017/2018 уку елына дәреслекләргә заказ бирү буенча сөйләшү булды.

26 ноябрь көнне Яшел Үзән шәһәрендә бадминтон буенча Татарстан республикасының командалар арасындагы Кубок ярышлары булыр узды. Ярышта Саба, Балтач, Кукмара, Биектау, Яшел Үзән, Теләче, Арча, Әтнә районы командалары катнашты.

       27 нче ноябрьдән 2 нче декабрьгә кадәр район мәктәптәлендә укучылар психоактив матдәләрне кулланмау өчен үткәрелә торган профилактик чараларны барлау нигезеннән мониторинг үткәрелде.  Мәктәп һәм сыйныф җитәкчеләренең документлары өйрәнелде.

29 нчы ноябрь көнне Алан гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп укучылары белән районыбыз прокуроры Сөнгатуллин Рим Фәргатович һәм профилактика өлкәсендә эшләүче җитәкчеләр белән очрашу үтте. Очрашу барашында Рим Фәргатович үзе һәм нинди эш башкарулары белән таныштырды. Очрашуга килгән җитәкчеләр укучыларны профилактика өлкәсендә һәр оешмада нинди эш башкарылуы белән таныштырып үттеләр. Очрашу ахырында укучылар район прокурорына булган сорауларын бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International