«Кояш гомере телим мин,әнием сиңа» дип. исемләнгән әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе 30 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында булып узды. Арча педагогия көллияте студентлары, китапханә һәм мәдәният йорты үзешчәннәре оештырган концерт программасы тамашачы күңеленә хуш килде.
6 декабря с 8 до 12 ч. Управление Росреестра по Республике Татарстан проведет «Единый день горячей линии».
Традиционно под конец года отмечается рост количества регистрируемых прав на недвижимое имущество и сделок с ним. Поэтому особую актуальность приобретают вопросы, связанные с приобретением недвижимости. А именно: как не остаться без жилья и без денег, какие правовые механизмы помогут обезопасить сделку, когда лучше производить расчеты, о чем расскажет выписка из ЕГРП, как проверить «чистоту сделки», как наложить запрет на совершение сделок с недвижимостью без личного участия? На эти и другие вопросы ответят специалисты Росреестра Татарстана.
Урта Мишә авыл китапханәсендә әлеге авыруга каршы көрәш максатыннан, “Ләззәт артында үлем!” исемле күргәзмә куелды. Күргәзмәгә әлеге авыруның килеп чыгу сәбәпләрен аңлаткан , сәламәт тормыш алып барырга өндәгән язмалар урын алды.
2016 елнын 11 аена, авыл хужалыгы идарэсе тарафыннан, хужалыклардан жыеп алынган мэгълуматлар нигезендэ, 1 сыердан сот саву буенча беренче урында «Алан» ЖЧЖ тора, ул 1 сыердан 11 айга 5869 кг сот савып алган, икенче урында «Агролак» ЖЧЖ, анын 1 сыердан сауган соте 5829 кг, оченче урында «Тан» ЖЧЖ , 1 сыердан савылган соте 5471 килограммны тэшкил итэ . Район буенча бу курсэткеч 4305 кг.
Әлеге декада кысаларында Баландыш авыл китапханәсендә " Безнең игелек сезнең күңелләрне җылытып торсын” дигән акция уздырылды. Бу көнне китапханәче Миләүшә Нәҗипова мәрхәмәтлелек рейды үткәрде. Ул инвалид баланың (Гарипов Рамис) өендә булып, Рәмискә кәефен күтәрү өчен китаплар , күчтәнәч пакеты алып килеп аның белән аралашты.
Китап укучылар игътибарына бу вирусның күчү юллары, дәвалау алымнарын чагылдырган әдәбият һәм наркомания темаларына багышланган китаплар тәкъдим ителде.
ГАОУ ДПО «ИРО РТ» планы нигезендэ, 30нчы ноябрьдән алып 1-нче декабрьгә кадәр, Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында Саба һәм Теләче районы мәктәпкәчә белем биру оешмалары педагоглары өчен «Реализация УМК по обучению детей двум государственным языкам РТ в условиях реализации ФГОС ДО» темасына семинар үткәрелде. Семинарда укыту методик комплект кулланмасы авторлары: Гаффарова С.М., Кидрячева Р.Г., Зарипова З.М. лекция-чыгышлары тыңланды. Семинарда ике районнан барлыгы 76 педагог катнашты. Алар авторларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Семинар бик жылы, дустанә мөнәсәбәттә үтте. Шушы мероприятиене оештырган лекторларга һәм оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Семинарда район мәгариф бүлегенең ноябрь аена эш планының үтәлеше, декабрь аена эш планы каралды. Шулай ук инновацион площадкаларның директорлары үзләренең инновацион эшчәнлекләре турында чыгыш ясадылар.
1 нче декабрь көнне Теләче балалар китапханәсендә, 7 нче сыйныф укучылары өчен, рус язучысы, шагыйрь, журналист, тарихчы, рус сентиментализмына нигез салучы, “Россия дәүләте тарихын” һәм күпсанлы күренекле сәнгать әсәрләре тудыручы: Николай Михайлович Карамзинның тууына 250-ел тулуга багышланган “Первый наш историк и последний летописец” дигән викторина уздырылды.
Биредә балалар шул чор әдәбияты һәм тарихы белән таныштылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр һәм үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.