Бүген Теләче урта мәктәбендә “ВИЧ/СПИДка юк” акциясе кысаларында hәм 1 декабрь – спидка каршы көнгә багышлап лекцияләр булды. Лекцияләрне район больницасы врач-нарколог Ихсанов Әсхәть Әбдерахимович hәм врач-педиатр Шакирова Ләйлә Марселевналар укыды.
Олы Мишә урта мәктәбендә “Аналар көне” нә багышланган төрле чаралар уздырылды. “Әниемә бүләгем” исеме астында кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. “Минем әни иң матуры” рәсем конкурсы үткәрелде. 5-6 нчы сыйныф укучылары “ Әниемнең йомшак куллары” дип аталучы кичә уздырдылар. Кичәгә кунакка әниләр чакырылды. Укучылар әниләренә карата хөрмәт, ярату хисләрен әдәби музыкаль монтаж аша белдерделәр. Күңелле уеннар, җыр-биюләр белән барган кичә бәйрәм чәе белән тәмамланды.
Алан урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Шәйхетдинова Ә. “Укучылар үзидарәсе” бөтенроссия программасы кысаларында үткәрелгән “Бер команда бул!” республика конкурсында катнашырга теләк белдерде. Ул “Костер” республика балалар сәламәтләндерү-укыту үзәгенә укуларга барачак. Смена программасы нигезендә укучылар үзидарәсе лидерлары уңышлы эш алып баруның серләренә төшенәчәк.
Шәтке балалар бакчасында, 2 кечкенә төркемдә “Әниләр бәйрәме” булып узды. Балалар әниләренә шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар һәм биеделәр. Әниләребезне тапкырлыкта һәм җитезлектә сынадык. Ә чара ахрында балалар әниләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен бүләк иттеләр.
30 ноябрь һәм 1 декабрь көннәрендә бездә- Теләченең 1нче балалар бакчасы базасында “ ФДББС шартларында балаларга УМК кулланып ике дәүләт телләрен өйрәтү ” дигән темага семинар узды. Әлеге семинарда Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә белем лабораториясе җитәкчесе Манюрова Г.Х. һәм рус теленә өйрәтү өчен “Изучаем русский язык”укыту методик комплектының авторы Гаффарова С.М., шулай ук "Говорим по татарски"- "Татарча сөйләшәбез" УМК авторлары Кидрячева Р.Г белән доцент, педагогик фәннәр кандидантыЗарипова З.М. чыгыш яадылар.Семинарда сүз мәктәпкәчә белем оешмаларында федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнеп үзгәртелгән норматив документлар, бүгенгесе көн кадагында «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы Законында һәм «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы» нигезендә мәктәпкәчә милли белем бирү өчен кирәкле шартлар булдыру каралганлыгын исәпкә алынуы турында барды. Бу семинардаТеләче районы балалар бакчасы педагоглары катнаштып, үзләренең белемнәрен баеттылар.
2016 елның 1 декабре көнне Теләче районы делегациясе авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов җитәкчелегендә, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык инженерлары авыл хуҗалыгы техникасын 2017 ел язгы кыр эшләренә әзерләү буенча Кукмара муниципаль районында республика зонаара семинарда катнаша.
Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә Теләче Агро ҖЧҖның Сауш булекчәсе 1 сыерга 20,3 кг. туры килэ, Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 16,5 кг. туры килә, Алан ҖЧҖ барлык савылган сөте 9615 кг. 1 сыерга 15,5 кг. туры килэ. Район буенча бу курсәткеч 11,2 кг.
28 ноябрь көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә математика укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы булып үтте. “ФГОС таләпләренә туры килгән заманча математика дәресе” темасына үткәрелгән утырышта мәктәпнең беренче категорияле математика укытучысы Галимҗанова Г.Ә., районыбыз мәктәпләреннән килгән укытучылар 4 ачык дәрес күрсәттеләр. Дәресләргә җентекләп анализлар ясалды. Укытучылар “Математика дәресләрендә танып- белү УУГ формалаштыру” темасына тәҗрибә уртаклаштылар.
Олы Мишә урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары мәктәпнең лидерлары. Алар мәктәптә узган һәр чараны оештыручылар.Район буенча бала хокукларын яклау вәкиле дә безнең мәктәптән. Ноябрь аенда Сафиуллина А.И. “Бала хокукларын яклау ” форумында булып кайтты.
Әниләр көненә багышлап, алар төсле кәгазьләрдән чәчәк бәйләмнәре ясадылар. Теләкләре- газиз кешеләрен кул эшләнмәләре белән сөендерү иде. Эш барышында бу бәйрәмнең тарихы турында сөйләнде, әниләргә багышланган шигырьләр яңгырады.