Йөрәктән йөрәккә

2016 елның 2 декабре, җомга

Олы Мишә урта мәктәбендә “Аналар көне” нә багышланган төрле чаралар уздырылды. “Әниемә бүләгем” исеме астында кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. “Минем әни иң матуры” рәсем конкурсы үткәрелде.  5-6 нчы сыйныф укучылары “ Әниемнең йомшак куллары” дип аталучы кичә уздырдылар. Кичәгә кунакка әниләр чакырылды. Укучылар әниләренә карата хөрмәт, ярату хисләрен әдәби музыкаль монтаж аша белдерделәр. Күңелле уеннар, җыр-биюләр белән  барган кичә бәйрәм чәе белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International