Заманча математика дәресе

2016 елның 2 декабре, җомга

28 ноябрь көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә математика укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы булып үтте.  “ФГОС  таләпләренә туры килгән заманча математика дәресе” темасына үткәрелгән утырышта мәктәпнең беренче категорияле математика укытучысы Галимҗанова Г.Ә., районыбыз мәктәпләреннән килгән укытучылар 4 ачык дәрес күрсәттеләр. Дәресләргә җентекләп анализлар ясалды. Укытучылар  “Математика дәресләрендә танып- белү УУГ формалаштыру” темасына тәҗрибә уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International