ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2016 ел
җомга

30 нчы ноябрь көнне, Теләче балалар китапханәсендә, Теләче районы оешуга 25 ел тулу уңаеннан, китап укучыларны туган төбәгебезнең тарихы һәм бүгенге тормышы белән таныштырган, “Юбилеең белән, Теләче!” дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Презентация укучыларга әхлакый – патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән иде. Кече яшьтән үк туган авылыбызга, аның табигатенә, туган ягыбызның мәдәниятенә  карата мәхәббәт тәрбияләп, без китап укучыларыбызның холыкларында Ватаныбызның чын гражданины һәм патриоты булырлык сыйфатлар формалаштырабыз.


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Уважаемые коллеги, однопартийцы и единомышленники!

Примите самые добрые и искренние поздравления с праздником, который мы с Вами на протяжении пятнадцати лет отмечаем в первый день декабря – Днем рождения нашей Партии «ЕДИНАЯ РОССИЯ»!


30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

30 нчы ноябрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә 2 мәсьәлә каралды.

Әлеге семинарда Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә белем лабораториясе җитәкчесе Манюрова Гелнур Халирахман кызы һәм рус теленә өйрәтү өчен “Изучаем русский язык”укыту методик комплекты (УМК) ның авторы Гаффарова Сәбилә Мулланур кызы катнаштылар.

1 ноябрьдән 30 на кадәр «Әкиятләр иле 3 D да” дип исемләнгән Республика техник конкурсы үткәрелде. Конкурсның максаты Татарстан Республикасы укучыларын техник инновацион иҗатка тарту. Балалар иҗат үзәгеннән, өстәмә белем бирү педагогы Фәсхетдинов Алмаз Хәбир улы җитәкчелегендә, 3 укучыдан торган команда катнашты, алар: Нигматзянов Данис , Ибатуллина Ризаля, Шайхутдинов Данис.

29 ноябрь көнне Казан шәһәрендә бөек драматург, режиссёр, артист  Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел тулуга һәм Татар театрының 110 еллыгы уңаеннан Республика мәктәпләре арасында “Ул кабызган утлар балкышы” дип исемләнгән фестиваль- конкурс булып узды. Безнең  Баландыш төп мәктәбе укучылары Галләмов Морат, Җаббаров Адель, Нәҗипов Зөлфәт башлангыч сыйныф укытучысы Сафина А.Ә.  җитәкчелегендә  “Кандыр буе” әсәреннән Әмәк белән Шәмәк  җыры белән “Җырлы  мизгел” номинациясендә  III урын алып, диплом һәм истәлекле бүләккә ия булдылар. Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

29 ноябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Теләче муниципаль районында 2015-2017 елларга хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү буенча эшчәнлекне оештыру” программасын тормышка ашыру кысаларында 6-11 сыйныф укучылары район прокуроры белән очрашты. Очрашу барышында Сөнгатуллин Р.Ф. балаларга хокук, аның кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан урыны турында аңлатты. Ярамаган эшләрнең тормышыбызга буталчыклык кертүенә, кешеләрнең нормаль хезмәтенә, ялына, көнкүрешенә комачаулык итүенә басым ясады. Әңгәмә вакытында прокурор югары сыйныф укучыларын кызыксындырган сорауларга җавап бирде, үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

2016 елның 29 ноябрь көнне “Юмарт сишәмбе” дип исемләнгән хәйрия көне уңаеннан, “Родник”  халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Теләче үзәгенең волонтерлары белән берлектә урамда акция үткәрделәр. Әлеге акциянең максаты: кешеләрне мәрхәмәтле булырга өндәү иде. Волонтерлар һәрбер кешегә авыр тормышта яшәгән гражданнарга ярдәм кулы сузырга кирәклеген аңлаттылар. Шулай ук, акцияда Гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлегендә  исәптә торган балигъ булмаган яшьләр дә катнашташтылар.

Аларны  кече яшьтән үк өйрәнү бик мөһим. Без мәктәптә укучыларга даими әлеге темага дәресләр, тшрбия сәгатьләре үткәреп торабыз. Укучылар һәр дәрестә тырышып юл билгеләрен өйрәнәләр.

12 баланың  әнисе бәйрәмдә катнашты. Балалар әниләрен матур шигырь юллары белән сәламләделәр, әниләргә багышлап  җырлар җырладылар, өр-яңа бию биеделәр,  үз куллары белән ясаган  чәчәк  бүләк иттеләр. Аннан соң  “Куян кызы” әкиятен  сәхнәләштерделәр. Бәйрәмнең икенче өлешендә  әниләр  тизлеккә пластилиннан пилмән бөктеләр, краска белән  матур итеп төрле  чәчәкләр ясадылар, табышмак табуда көч сынаштылар, “түбәтәй” уенын уйнадылар. Бәйрәм һәркемгә ошады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International