28 ноябрь көнне балалар бакчасында әниләр бәйрәме үткәрелде.

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

12 баланың  әнисе бәйрәмдә катнашты. Балалар әниләрен матур шигырь юллары белән сәламләделәр, әниләргә багышлап  җырлар җырладылар, өр-яңа бию биеделәр,  үз куллары белән ясаган  чәчәк  бүләк иттеләр. Аннан соң  “Куян кызы” әкиятен  сәхнәләштерделәр. Бәйрәмнең икенче өлешендә  әниләр  тизлеккә пластилиннан пилмән бөктеләр, краска белән  матур итеп төрле  чәчәкләр ясадылар, табышмак табуда көч сынаштылар, “түбәтәй” уенын уйнадылар. Бәйрәм һәркемгә ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International