30 нчы ноябрь көнне, Теләче балалар китапханәсендә, Теләче районы оешуга 25 ел тулу уңаеннан, китап укучыларны туган төбәгебезнең тарихы һәм бүгенге тормышы белән таныштырган, “Юбилеең белән, Теләче!” дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Презентация укучыларга әхлакый – патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән иде. Кече яшьтән үк туган авылыбызга, аның табигатенә, туган ягыбызның мәдәниятенә карата мәхәббәт тәрбияләп, без китап укучыларыбызның холыкларында Ватаныбызның чын гражданины һәм патриоты булырлык сыйфатлар формалаштырабыз.