Район прокуроры белән очрашу

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

29 ноябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Теләче муниципаль районында 2015-2017 елларга хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү буенча эшчәнлекне оештыру” программасын тормышка ашыру кысаларында 6-11 сыйныф укучылары район прокуроры белән очрашты. Очрашу барышында Сөнгатуллин Р.Ф. балаларга хокук, аның кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан урыны турында аңлатты. Ярамаган эшләрнең тормышыбызга буталчыклык кертүенә, кешеләрнең нормаль хезмәтенә, ялына, көнкүрешенә комачаулык итүенә басым ясады. Әңгәмә вакытында прокурор югары сыйныф укучыларын кызыксындырган сорауларга җавап бирде, үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International