29 ноябрь көнне Казан шәһәрендә бөек драматург, режиссёр, артист Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел тулуга һәм Татар театрының 110 еллыгы уңаеннан Республика мәктәпләре арасында “Ул кабызган утлар балкышы” дип исемләнгән фестиваль- конкурс булып узды. Безнең Баландыш төп мәктәбе укучылары Галләмов Морат, Җаббаров Адель, Нәҗипов Зөлфәт башлангыч сыйныф укытучысы Сафина А.Ә. җитәкчелегендә “Кандыр буе” әсәреннән Әмәк белән Шәмәк җыры белән “Җырлы мизгел” номинациясендә III урын алып, диплом һәм истәлекле бүләккә ия булдылар. Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!