ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Алар юлның нинди булуы, ничек йөрергә кирәклеге, нәрсә рөхсәт ителә һәм нәрсә ярамый икәне турында сөйли. Шуңа күрә аларны кече яшьтән үк өйрәнергә кирәк. 5 нче сыйныф укучылары моны аңлыйлар һәм тырышып юл билгеләрен өйрәнәләр.

Балалар әниләренә шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар һәм биеделәр. Әниләребезне тапкырлыкта һәм җитезлектә сынадык. Ә чара ахрында балалар әниләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен бүләк иттеләр.

Бу көнне балаларына изгелек, игелек, яхшылык кына теләп үстергән һәрбер әнигә күңел түрендәге иң изге теләкләрне җиткерәсе килә. 26 ноябрь көнне, Алан авылы мәдәният йортында, әниләргә багышланган концерт, ә китапханәдә әниләргә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды.Кичә барышында әниләребезгә һәм әбиләребезгә чын йөрәктән шигырьләр һәм җырлар башкарылды. Ахырдан , килгән кунакларга китап күргәзмәсе тәкъдим  ителде.

Шушы уңайдан Олы Нырсы  авыл китапханәчесе Сафина Ф. һәм мәдәният йорты директоры Гарифуллина Р. белән берлектә әниләр көненә багышлап “Башваткыч” кокурсы үткәрделәр. Кичә кунаклары әниләр бу конкурста бик теләп катнаштылар.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Төрле кызыклы уеннар уйнатылды.

Әйе, әниләр безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлларыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз.  Россиядә һәр елның, соңгы ноябрь якшәмбесендә “Әниләр көне ” билгеләп үтелә. Шул уңайдан 25 ноябрь көнне Субаш авылы китапханәсе һәм клубы белән берлектә “Илгә матурлыкны, җиргә батырлыкны, сез бирәсез газиз әниләр” дип исемләнгән кичә уздырылды. Кичәбез кунаклары уйнатылган уеннарда да бик теләп катнаштылар. Алар өчен җыр конкурслары да әзерләнде. Әниләребез, кайткан кунаклар бәйрәм кичәсеннән бик канәгать булып калдылар.

1000 елдан артык тарихы булган татар әдәбияты искиткеч гүзәл әсәрләргә бай. Алар арасында нинди генә темага язылганнары юк! Шулай да, иң күп шигырьләр әниләргә багышланган, иң күп җырлар әниләр турында. Кулына каләм алган һәркем әниләр турында язмый кала алмый. 27 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә ана образының бөеклеген яктырткан әдәби әсәр-шигырьләрдән торган “Изге йөрәк кылларына салып, моңнарымны бирәм әнкәем”  исемле күргәзмә тәкъдим ителде . “Әниемнең күңел җылысы” акциясе кысаларында иҗат ителгән иншалар, “Дөнья яме әниләр кулында” буклетлары  да бу күргәзмәдә урын алды.

Әниләрне котлап матур теләкләр әйтелде.Төрле мавыктыргыч уеннарда катнашып,чәй эчеп, әниләр бәйрәмнән күтәренке рухта таралыштылар. «Әни булу зур бәхет ул» дигән күргәзмә, һәм балаларның кулдан ясалган «Әниләргә әйтик җылы сүз»дигән открыткалары да бәйрәмгә ямь бирде.

Шушы  уӊайдан  26 ноябрь көнне  Иске Җөри  авыл  китапханәсенә  иӊ күп китап укучы әниләребез  чакырылды. Китапханәче Гильмутдинова Р. әниләрне  бәйрәм белән котлады, аларныӊ һәрберсенә китаплар  бүләк  итте. «Тормышта хатын-кызныӊ роле» исеме астында әӊгәмә үткәрелде. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.

Бу чараның исеме “Мәңге балкы, гүзәл Теләчем ” дип аталды. Чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Алар белән районыбыз турында, аның  төрле яклап үсүе, матурлануы, алга китеше, казанышлары турында әңгәмә алып барылды. Теләче китабына күзәтү ясалды. Ахырдан барлык катнашучыга да Теләче китабы бүләк ителде.

Үзләре турында онытып,"Балам",- диеп безнең өчен янып-көеп яши бирүчеләр. Әйе,әниләр безнең яклаучыбыз,саклаучыбыз,барыр юлларыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. 27 ноябрь – әниләр көне. Россиядә ул һәр елның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә “Җәннәт - аналар аяк астында” дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Бу күргәзмәдә балаларның әниләренә бүләккә эшләнгән кул эшләре һәм әниләр турындагы китаплар урын алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International