26 нчы ноябрь көнне «Оста куллар»берләшмәсенә йөрүче ханымнар Әниләр көнен бәйрәм итәргә дип Баландыш авыл китапханәсенә җыелдылар.

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Әниләрне котлап матур теләкләр әйтелде.Төрле мавыктыргыч уеннарда катнашып,чәй эчеп, әниләр бәйрәмнән күтәренке рухта таралыштылар. «Әни булу зур бәхет ул» дигән күргәзмә, һәм балаларның кулдан ясалган «Әниләргә әйтик җылы сүз»дигән открыткалары да бәйрәмгә ямь бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International