Бу чараның исеме “Мәңге балкы, гүзәл Теләчем ” дип аталды. Чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Алар белән районыбыз турында, аның төрле яклап үсүе, матурлануы, алга китеше, казанышлары турында әңгәмә алып барылды. Теләче китабына күзәтү ясалды. Ахырдан барлык катнашучыга да Теләче китабы бүләк ителде.