Әйе, әниләр безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлларыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Россиядә һәр елның, соңгы ноябрь якшәмбесендә “Әниләр көне ” билгеләп үтелә. Шул уңайдан 25 ноябрь көнне Субаш авылы китапханәсе һәм клубы белән берлектә “Илгә матурлыкны, җиргә батырлыкны, сез бирәсез газиз әниләр” дип исемләнгән кичә уздырылды. Кичәбез кунаклары уйнатылган уеннарда да бик теләп катнаштылар. Алар өчен җыр конкурслары да әзерләнде. Әниләребез, кайткан кунаклар бәйрәм кичәсеннән бик канәгать булып калдылар.