Табигать ап-ак карга күмелеп, яңача бизәлгән көннәрдә әниләргә ярату һәм хөрмәт билгесе буларак, иң күркәм бәйрәм-Әниләр көне билгеләп үтелә.

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

1000 елдан артык тарихы булган татар әдәбияты искиткеч гүзәл әсәрләргә бай. Алар арасында нинди генә темага язылганнары юк! Шулай да, иң күп шигырьләр әниләргә багышланган, иң күп җырлар әниләр турында. Кулына каләм алган һәркем әниләр турында язмый кала алмый. 27 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә ана образының бөеклеген яктырткан әдәби әсәр-шигырьләрдән торган “Изге йөрәк кылларына салып, моңнарымны бирәм әнкәем”  исемле күргәзмә тәкъдим ителде . “Әниемнең күңел җылысы” акциясе кысаларында иҗат ителгән иншалар, “Дөнья яме әниләр кулында” буклетлары  да бу күргәзмәдә урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International