Әни... Әнием... Әниләр - безнең өчен якың,иң кадерле, газиз кешеләр.

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Үзләре турында онытып,"Балам",- диеп безнең өчен янып-көеп яши бирүчеләр. Әйе,әниләр безнең яклаучыбыз,саклаучыбыз,барыр юлларыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. 27 ноябрь – әниләр көне. Россиядә ул һәр елның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә “Җәннәт - аналар аяк астында” дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Бу күргәзмәдә балаларның әниләренә бүләккә эшләнгән кул эшләре һәм әниләр турындагы китаплар урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International