28 ноябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә”Без бергә” программасы нигезендә “Без бергә - бер ил” темасы буенча 1-4 нче сыйныфларда вожатыйлар тәрбия сәгате үткәрделәр. Тәрбия сәгатендә укучылар үзләрен күп яктан ачтылар: белемнәрен һәм сәләтләрен башка яшьтәшләренең белемнәре һәм сәләтләре белән чагыштырдылар. Коллектив белән эшләү барышында балалар үзләренең таләпләрен куйдылар, шул ук вакытта вожатыйлар куйган таләпләрне башкардылар. Ахырда укучылар үзләре башкарган эшләргә нәтиҗә ясадылар.
26 ноябрь көнне Балыклы авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе оештырылды. Бәйрәмдә Казаннан килгән һәвәскәр артистлар чыгыш ясады. Әлеге чараның иң күңелле мизгеле- Балыклы авылы турында яңа җыр тәкъдир итү булды. Җырны Муса Көекле сүзләренә Җәүдәт Гыйльманов язган. Аны беренче тапкыр Алан авылы егете Миндияр Шаймарданов башкарды. Җырны халыкка тәкъдир итүдә башлап йөргән һәм бәйрәм кичәсенә чәй табыны белән плов хәзерләгән Галиахметов Роберт Рашит улына, Хадиуллин Хәким Кәниф улына Балыклы авылы халкы зур рәхмәтен белдерде.
Акциядә 8-11 сыйныф укучылары катнашты. Акцияне педагог-психолог Габдрахманова З.З. hәм волонтёрлар отряды оештырды. Алар укучыларга видео ролик күрсәттеләр, тематик уен уткәрделәр. Шулай ук “ВИЧ/СПИДка - юк” акциясенә багышланган рәсем ясадылар.
Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә балалар иҗат үзәгенең “Адым артыннан адым” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Раъно Исамовна җитәкчелегендә, үзләренең яраткан әниләре өчен бүләкләр әзерләделәр. Укучылар бик теләп һәм шатланып иҗат иттеләр бүләкләрен.
Безнең Олы Мишә урта мәктәбендә матур традиция саклана: солдат хезмәтеннән кайткан егетләр мәктәпне сагынып кунакка киләләр. Мәктәбебездә патриотик тәрбия бирелүе, туган илне ярату хисе тәрбияләү нәтиҗәсе булып , егетләребезнең солдат хезмәтендә булулары тора. Без физик яктан көчле, чыныккан, армиядә билгеле бер абруй казанган егетләребез белән горурланабыз.
Балаларның кечкенә вакытта өйрәнгәннәре гомер буена саклана. Шуңа күрә балаларга һәр нәрсәне кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк.
Лесной балалар бакчасында тәрбияче юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздыра. Өйдә, җәмәгать транспортларында, урамда куркынычсызлык кагыйдәләрен белмәсәң, бәла-казаларга очрарга мөмкин. Юл йөрү кагыйдәләрен балаларның күңеленә әкренләп-әкренләп сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына эшебез нәтиҗәле, ә юл билгеләре ышанычлы ярдәмчебез булыр.
Әниләр көнен бәйрәм итү чараларының беренчеләре башланып китте. 2016 елның 28 нче ноябрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Әнилэр көне уңаеннан оештырылучы чарага баруның инициаторы һәм озата баручысы булды. Әлеге чарага инвалид һәм ятим бала тәрбияләүче 10 ана чакырулы иде. Республиканың “Наз” хәйрия фонды әниләрне котлар өчен бәйрәм чәй табыны оештырган иде. Чәй өстәле артында чын күнелдән сөйләшү барды, һәр әни үз тормышы һәм балалары турында сөйләде, фондның оешу тарихы турында таныштылар.
Кичә безнең Олы Мишә балалар бакчасында юл кагыйдәләрен һәрчак үтәү турында әти-әниләр белән әңгәмә үткәрелде. Максатыбыз - балаларның исәнлеген саклау. Безнең балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр арасында юл-транспорт һәлакәте булдырмау эшенә һәрчак зур игътибар бирелә. Эшчәнлек ел дәвамында алдан планлаштырылып алып барыла. Әлегә очрашуга да ГКУ "Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ" ның әйдәп баручы специалисты Закиров Д.Р. та чакырылган иде. Ул әти-әниләргә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, Балаларны автокреслога утыртып йөртергә кирәклеген тагын бер кат искәртте, яктылыкны кире кайтаргычларның (фликер) әһәмияте турында сөйләде, видеофильм күрсәтте. Соңыннан балаларга фликерлар һәм истәлекле бүләкләрен өләште.