Әниләр көнен бәйрәм итү чараларының беренчеләре башланып китте.

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

Әниләр көнен бәйрәм  итү чараларының беренчеләре башланып китте.  2016 елның 28 нче ноябрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Әнилэр көне уңаеннан оештырылучы чарага баруның инициаторы һәм озата баручысы булды. Әлеге чарага инвалид һәм ятим бала тәрбияләүче 10 ана чакырулы иде. Республиканың  “Наз” хәйрия фонды әниләрне котлар өчен бәйрәм чәй табыны оештырган иде. Чәй өстәле артында чын күнелдән сөйләшү барды, һәр әни үз тормышы һәм балалары турында сөйләде, фондның оешу тарихы турында таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International