Бүген бакчабыз иртәдән үк көлеп торды. Чөнки әниләр көне уңаеннан безнең кадерлеләребез - әниләребез бәйрәм иртәсенә килделәр. Балалар аларны үзләренең матур шигырьләре, моңлы җырлары, дәртле биюләре белән сөендерделәр. Бәйрәм азагында үзләренең нәни куллары белән ясаган открыткаларын, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.