26 ноябрь көнне Яшел Үзән шәһәрендә бадминтон буенча Татарстан республикасының командалар арасындагы Кубок ярышлары булыр узды. Ярышта Саба, Балтач, Кукмара, Биектау, Яшел Үзән, Теләче, Арча, Әтнә районы командалары катнашты.
2002 елгы һәм кечерәк уенчылар арасында:
1 нче урынны Саба районы җыелма командасы яулады;
2 нче урында Теләче районы (Баландыш мәктәбеннән Альбина Сафина, Адель Җаббаров, Идрис Якупов, Резедә Йосыпова, Алия Шакирова һәм Зөлфәт Нәҗипов. Тренерлары – балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге өстәмә белем бирү педагогы Алмаз Җаббаров);
3 нче урында Кукмара районы.
Өлкәннәр төркемендә безнеңэ район җыелмасы 4 нче урында.
Әлеге ярышлар 24-25 декабрь көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә финал уеннары белән төгәлләнер дип көтелә.
26 нчы ноябрь көнне, Максабаш башлангыч мәктәбендә Әниләр көненә карата бәйрәм оештырылды. Кадерле кешеләре хөрмәтенә балалар матур итеп шигырь ятладылар, жырлар өйрәнделәр, бүләк итеп, нәни куллары белән бик матур итеп открыткалар ясадылар.
Кадерле әниләр!!! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, балалар куанычы күрергә язсын дип телибез!
2016-17 уку елына еллык план нигезендә, бүген Теләченең беренче номерлы бакчасында " Инновационные подходы к созданию и совершенствованию развивающей предметно-пространственной среды в ДОУ в соответствии с ФГОС ДО "дигән тема астында педагогик киңәшмә узды. Әлеге темага кагылышлы сорауларга җавап әзләү максатыннан өлкән тәрбияче Нуруллина А.Х. доклад укыды, аннан Башарова Л.Х. ясаган презентация каралды. Соңыннан педагоглар ике командага бүленеп, эшлекле уен формасында, үстерелешле предмет- ара тирәлек буенча фикер алыштылар. Бакчада булачак конкурсларның нигезләмәләре белән таныштылар, яңа ел бәйрәмнәре вакытынна куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үттеләр. Гомумән алганда, киңәшмә бай эчтәлекле, күңелле, мавыктыргыч булды.
Бала дөньяга аваз салганнан соң, иң беренче шушы сүзне әйтә. “Әни” диеп кайсы телдә генә эндәшсәк тә, ул үзенең ягымлылыгын югалтмый. Мәңге безне өзелеп яратучы,мәрхәмәтле, изге күңелле, һәрвакытта безне яклаучы һәм саклаучы Әниләребезгә тиңнәр юк ул! Җылы, йомшак куллары белән иркәли, матур сүзләре белән күңелне күтәрә. КАДЕРЛЕ ӘНИЛӘРЕБЕЗ! Сезне бәйрәм белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сезгә кояш гомередәй озын, тыныч гомер, корычтай нык сәламәтлек, балаларыгыз өчен куанып-шатланып яшәвегезне теләп калабыз.
Бәйрәм чәй табыны артында дәвам иткән. Авыл халкы шундый матур мәдәни чара уздыруда булышлык иткәннәре өчен иганәчеләр Хадиуллин Хәким һәм Галиахметов Робертларга рәхмәтлэрен җиткерә.
2016 елның 25 ноябрь көнне Татарстан Республикасы үзйөрешле техникаларны күзәтчелек итү Идарәсе җитәкчесе Радик Зиатдинов, гражданнарны шәхси кабул итү максаты белән Теләче муниципаль районындагы бүлеккә килде.
Әлеге кабул итү вакытында, техникаларны рәсмиләштерү, тракторист-машинист таныклыгын алыштыруга кагылышлы сораулар күтәрелде. Аларга җитәкче тарафыннан тиешле хәм тулы жаваплар бирелде.
26 нчы ноябрь көнне Яшел Үзән шәһәрендә “Татарстан республикасы бадминтон федерациясе Кубогының” бадминтон буенча Төньяк-көнбатыш лигасы ярышлары булып узды. Әлеге турнирда Теләче районы данын яклап өстәмә белем бирү педагогы Алмаз Фоат улы Җаббаровның укучылары Җаббаров Адел,Сафина Альбина,Юсупова Резеда, Назипов Зөлфәт,Якупов Идрис ,Шакирова Алисә катнашып команда 2 урын алды. Җиңүчеләргә грамота,медаль тапшырылды.Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
Бу музыкаль әкияттә яшь актерлар дуслык темасын тулысынча ачып күрсәтә алдылар. 2016 елда сәнгать мәктәбе “ Волшебный мир детства” исеме астында театр сыйныфына грант отты. Ел дәверендә балалар бу әкиятне куяр өчен тырышып эшләделәр. Грант акчасына сәхнә костюмнары тектерелде, куп төрле декорацияләр эшләнелде. Карарга килгән кечкенә тамашачыларыбыз, әти- әниләр музыкаль әкиятне бик ошаттылар.