Киңәшмә узды.

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

2016-17 уку елына еллык план нигезендә, бүген Теләченең беренче номерлы бакчасында " Инновационные подходы к созданию и совершенствованию развивающей предметно-пространственной среды в ДОУ в соответствии с ФГОС ДО "дигән тема астында педагогик киңәшмә узды. Әлеге темага кагылышлы сорауларга җавап әзләү максатыннан өлкән тәрбияче Нуруллина А.Х. доклад укыды, аннан Башарова Л.Х. ясаган презентация каралды. Соңыннан педагоглар ике командага бүленеп, эшлекле уен формасында, үстерелешле предмет- ара тирәлек буенча фикер алыштылар. Бакчада булачак конкурсларның нигезләмәләре белән таныштылар, яңа ел бәйрәмнәре вакытынна куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үттеләр. Гомумән алганда, киңәшмә бай эчтәлекле, күңелле, мавыктыргыч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International