Бала дөньяга аваз салганнан соң, иң беренче шушы сүзне әйтә. “Әни” диеп кайсы телдә генә эндәшсәк тә, ул үзенең ягымлылыгын югалтмый. Мәңге безне өзелеп яратучы,мәрхәмәтле, изге күңелле, һәрвакытта безне яклаучы һәм саклаучы Әниләребезгә тиңнәр юк ул! Җылы, йомшак куллары белән иркәли, матур сүзләре белән күңелне күтәрә. КАДЕРЛЕ ӘНИЛӘРЕБЕЗ! Сезне бәйрәм белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сезгә кояш гомередәй озын, тыныч гомер, корычтай нык сәламәтлек, балаларыгыз өчен куанып-шатланып яшәвегезне теләп калабыз.