Бу музыкаль әкияттә яшь актерлар дуслык темасын тулысынча ачып күрсәтә алдылар. 2016 елда сәнгать мәктәбе “ Волшебный мир детства” исеме астында театр сыйныфына грант отты. Ел дәверендә балалар бу әкиятне куяр өчен тырышып эшләделәр. Грант акчасына сәхнә костюмнары тектерелде, куп төрле декорацияләр эшләнелде. Карарга килгән кечкенә тамашачыларыбыз, әти- әниләр музыкаль әкиятне бик ошаттылар.