ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

26 сентябрь көнне, Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча  ярминкәләр 10 сәүдә мәйданчыгында үткәрелде.

     Казанның Вахит районы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән Теләче муниципаль районы тәэмин итте. Сату мәйданчыгы, гадәттәгечә Кәрим Тинчурин исемендәге сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы,19) оештырылды.

     Районның барлык хуҗалыклары, КФХлар, шәхси эшмәкәрләр хәм шулай ук, авыл җирлекләре узенең продукциясен тәкдим иттеләр. Ярминкәгә якынча 1 млн. сумлык продукция китерелде, 22 машина катнашты.  

     Ярминкәдә барлык авыл хуҗалыгы продукциясе хәм азык-төлек товарлары тәкдим ителде: ит, йомырка, сөт, май, икмәк, көрпәләр, бәрәңге, яшелчәләр, бал, пешкән ризыклар хәм башкалар. Бу продукциягә бәяләр шактый тубән хәм бик кулай иде.

Узган атнада Олы Мишә урта мәктәбендә район күләмендә семинар үтте. Физика фәне укытучысы Шигапов С.С. 8 нче сыйныф укучылары белән “Җисемнәрнең электралануы” темасына дәрес үткәрде. Дәрес замана таләпләренә туры китерелеп, яңа технологияләр  кулланып төзелгән иде. Укучылар бу дәрестә белем күнекмәләрен ныгыттылар, яңа тәҗрибәләр ясадылар, иҗади сәләтләрен үстерделәр.

25 нче ноябрь көнне Теләче урта мәктәбенең бертөркем укытучылары Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында  А. Гыйләҗевнең « Ефәк баулы былбыл кош»  пьесасы буенча куелган  спектакль премьерасын карап кайттылар.  « Ефәк баулы былбыл кош»  спектакль  премьерасында беренче тапкыр яшь артист - Теләче урта мәктәбен тәмамлаган Фатхрахманов Айдар чыгыш ясады. Айдар  авылга кунакка кайткан  яшь егет образын  төрле характер сыйфатлары һәм уй-кичерешләре белән  бик оста ачып бирде.  Укытучылар  Айдарның уйнавын  бик  яраттылар , үз укучылары өчен горурланып карадылар,  Спектакль  беткәч,  Айдарга  уңышлар теләп , чәчәкләр белән  истәлекле бүләк бирделәр.  Афәрин, Айдар!

Бәйрәм башлангыч сыйныф укытучылары һәм укучылары көче белән әзерләнде. Бәйрәмгә укучыларның әниләре дә чакырылган иде. Балалар әниләргә багышлап җырлар,шигырьләр, биюләр башкардылар, презентацияләр күрсәттеләр. Бәйрәм һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды.

Районыбызның 25 еллык юбилей бәйрәмен каршылап  Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре юбилей уңаеннан “Туган ягым гүзәл -Кибәхуҗам” һәм “Авылымның данлы тарихы” исемле күргәзмә стенд һәм китапчык әзерләделәр.

25 нче  ноябрь көнне  Баландыш төп мәктәбенең спорт сөюче укучылары тренерлары Җаббаров А.Ф. җитәкчелегендә  өстәл теннисы буенча республикакүләм  ярышның муниципаль этабында уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Бүген, 26 нчы ноябрь көнне, укучыларыбыз  Яшел Үзән шәһәрендә үткәрелүче бадминтон ярышында катнашалар. 

26 ноябрь көнне Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм узды. Бәйрәм башлангыч сыйныф  укытучылары һәм укучылары көче белән әзерләнде.  Әниләргә багышлап балалар шигырьләр укыды, җырлар җырлады, биюләр биеде,  “Өч кыз”, "Күңелле алан" әкиятләрен сәхнәләштерде, үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырды. Бәйрәм һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды.

Күргәзмәгә әниләр темасын яктырткан, әниләргә дан казанган шагыйрьләр:     Н. Заболоцкий, М. Ю. Лермонтов, Н.А. Некрасов, С. Есенин китаплары куелды.

25 нче ноябрь көнне Теләче урта мәктәбендә география укытучыларының   «Роль географии в реализации основных направлений развития личности» темасына район семинары булып үтте. Семинар вакытында  укытучылар  Э.Р.Казакова  и  Д.Г. Фәтхрахманова  күрсәткән дәресләрне карадылар.  Аннан соң география укытучыларының район методик  берләшмәсенең утырышында катшаштылар. Утырышта район мәгариф бүлеге методисты Г.З. Нигматзянова  һәм  география укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе  Ф.Г. Аскарова  чыгыш ясадылар.  Укытучылар  география  дәресләренең заман таләпләренә туры китерелеп, югары дәрәҗәдә  үткәрелүләре, муниципаль тур олимпиадыларының нәтиҗәләре  һәм киләчәк планнар турында сөйләштеләр.  География укытучыларының район семинары бик нәтиҗәле үтте.

Олы Мишә урта мәктәбе укучылары спорт белән дус яшиләр. Район күләмендә үткәрелгән спорт ярышларында даими катнашалар. 25 нче ноябрь көнне уздырылган өстәл теннисы ярышында укучыларыбыз бик теләп чыгыш ясадылар. Көне буена сузылган бу ярышта 5 нче сыйныф укучысы Мухаметов А. 3 нче призлы урын яулады. Укучыларга уңышлар, яңа җиңүләр телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International