Теләче урта мәктәбе укытучылары « Ефәк баулы былбыл кош» спектакль премьерасын карадылар.

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

25 нче ноябрь көнне Теләче урта мәктәбенең бертөркем укытучылары Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында  А. Гыйләҗевнең « Ефәк баулы былбыл кош»  пьесасы буенча куелган  спектакль премьерасын карап кайттылар.  « Ефәк баулы былбыл кош»  спектакль  премьерасында беренче тапкыр яшь артист - Теләче урта мәктәбен тәмамлаган Фатхрахманов Айдар чыгыш ясады. Айдар  авылга кунакка кайткан  яшь егет образын  төрле характер сыйфатлары һәм уй-кичерешләре белән  бик оста ачып бирде.  Укытучылар  Айдарның уйнавын  бик  яраттылар , үз укучылары өчен горурланып карадылар,  Спектакль  беткәч,  Айдарга  уңышлар теләп , чәчәкләр белән  истәлекле бүләк бирделәр.  Афәрин, Айдар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International