26 сентябрь көнне, Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ярминкәләр 10 сәүдә мәйданчыгында үткәрелде.
Казанның Вахит районы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән Теләче муниципаль районы тәэмин итте. Сату мәйданчыгы, гадәттәгечә Кәрим Тинчурин исемендәге сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы,19) оештырылды.
Районның барлык хуҗалыклары, КФХлар, шәхси эшмәкәрләр хәм шулай ук, авыл җирлекләре узенең продукциясен тәкдим иттеләр. Ярминкәгә якынча 1 млн. сумлык продукция китерелде, 22 машина катнашты.
Ярминкәдә барлык авыл хуҗалыгы продукциясе хәм азык-төлек товарлары тәкдим ителде: ит, йомырка, сөт, май, икмәк, көрпәләр, бәрәңге, яшелчәләр, бал, пешкән ризыклар хәм башкалар. Бу продукциягә бәяләр шактый тубән хәм бик кулай иде.