25 нче ноябрь көнне Теләче урта мәктәбендә география укытучыларының «Роль географии в реализации основных направлений развития личности» темасына район семинары булып үтте. Семинар вакытында укытучылар Э.Р.Казакова и Д.Г. Фәтхрахманова күрсәткән дәресләрне карадылар. Аннан соң география укытучыларының район методик берләшмәсенең утырышында катшаштылар. Утырышта район мәгариф бүлеге методисты Г.З. Нигматзянова һәм география укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Ф.Г. Аскарова чыгыш ясадылар. Укытучылар география дәресләренең заман таләпләренә туры китерелеп, югары дәрәҗәдә үткәрелүләре, муниципаль тур олимпиадыларының нәтиҗәләре һәм киләчәк планнар турында сөйләштеләр. География укытучыларының район семинары бик нәтиҗәле үтте.