ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

26 ноябрь көнне Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм узды. Бәйрәм башлангыч сыйныф  укытучылары һәм укучылары көче белән әзерләнде.  Әниләргә багышлап балалар шигырьләр укыды, җырлар җырлады, биюләр биеде,  “Өч кыз”, "Күңелле алан" әкиятләрен сәхнәләштерде, үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырды. Бәйрәм һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды.

Күргәзмәгә әниләр темасын яктырткан, әниләргә дан казанган шагыйрьләр:     Н. Заболоцкий, М. Ю. Лермонтов, Н.А. Некрасов, С. Есенин китаплары куелды.

25 нче ноябрь көнне Теләче урта мәктәбендә география укытучыларының   «Роль географии в реализации основных направлений развития личности» темасына район семинары булып үтте. Семинар вакытында  укытучылар  Э.Р.Казакова  и  Д.Г. Фәтхрахманова  күрсәткән дәресләрне карадылар.  Аннан соң география укытучыларының район методик  берләшмәсенең утырышында катшаштылар. Утырышта район мәгариф бүлеге методисты Г.З. Нигматзянова  һәм  география укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе  Ф.Г. Аскарова  чыгыш ясадылар.  Укытучылар  география  дәресләренең заман таләпләренә туры китерелеп, югары дәрәҗәдә  үткәрелүләре, муниципаль тур олимпиадыларының нәтиҗәләре  һәм киләчәк планнар турында сөйләштеләр.  География укытучыларының район семинары бик нәтиҗәле үтте.

Олы Мишә урта мәктәбе укучылары спорт белән дус яшиләр. Район күләмендә үткәрелгән спорт ярышларында даими катнашалар. 25 нче ноябрь көнне уздырылган өстәл теннисы ярышында укучыларыбыз бик теләп чыгыш ясадылар. Көне буена сузылган бу ярышта 5 нче сыйныф укучысы Мухаметов А. 3 нче призлы урын яулады. Укучыларга уңышлар, яңа җиңүләр телибез.

Энием! Энкэем! Газиз Анам! Синнэн дэ якынрак, кадерлерэк кем бар сон доньяда?! Кукрэк сотен имезеп, конен-тонгэ, тонен-конгэ ялгап, куз карасыдай устерэсен бит син балаларынны.Бүген бакчабызда әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып үтте.Балаларыбыз әниләренә шул кадәр күп матур сүзләр әйттеләр,шигырләр сөйләделәр,җырлар башкардылар,әниләре белән төрле ярышларда катнаштылар,Бәйрәм чәй табыны артында җыр белән тамамланды.


25
ноябрь, 2016 ел
җомга

Иртәгә, 26 ноябрь көнне, Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату  ярминкәләре 10 сәүдә мәйданчыгында үткәреләчәк.

     Казанның Вахит районы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән Теләче муниципаль районы тәэмин итәчәк. Сату мәйданчыгы, гадәттәгечә Кәрим Тинчурин исемендәге сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы,19) оештырылачак.

     Районның барлык хуҗалыклары, КФХлар, шәхси эшмәкәрләр хәм шулай ук, авыл җирлекләре узенең продукциясен тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә барлык авыл хуҗалыгы продукциясе хәм азык-төлек товарлары: ит, йомырка, сөт, сырлар, май, икмәк, көрпәләр, бәрәңге, яшелчәләр, бал, пешкән ризыклар хәм башка продукция тәкъдим ителәчәк. Авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре вакытында, ТР Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек министрлыгынын тәкдим ителгән бәяләре белән сатылачак.

24 ноябрь көнне район мәдәният йортында Теләче районыныӊ яӊадан торгызылуына 25 ел тулу юбилее уӊаеннан зур чара  үткәрелде. Бәйрәмдә зур кунаклар алдында сәхнәдә Балалар иҗат үзәгеннән «Сюрприз» бию төркеме, педагоглардан Нигъмәтҗанова Ландыш Илсуровна һәм Вохмина Гөлия Рашатовна җитәкчелегендәге «Серле сандык» һәм «Могҗизалар иле» түгәрәкләренә йөрүче балаларныӊ кул эшләреннән күргәзмә куелды.

Балаларның иҗади  мөмкинлекләрен үстерү, аларның сәләтле ачу, иҗади эшчәнлеккә тарту, татар телен саклау һәм үстерү максатыннан Мәгариф һәм фән министырлыгы белән “Салават күпере” ,“Сәхнә” журналлары “Сайяр”  театраль фестиваль-конкурсы оештырдылар.

  Теләче 2нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шушы конкурста катнашу өчен, “Өч кыз” татар халык әкиятен сәхнәләштереп, видеога төшереп җибәрделәр һәм сайлап алу турын уңышлы гына узып, зона турына үттеләр. 25 нче ноябрь көнне әкиятне карарга балалар бакчасына Мәгариф һәм фән министырлыгының милли белем бирү бүлегеннән махсус комиссия килде. Алар балаларның сәхнәләштергән әкиятләрен карап, бәя биреп киттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International