24 ноябрь көнне район мәдәният йортында Теләче районыныӊ яӊадан торгызылуына 25 ел тулу юбилее уӊаеннан зур чара үткәрелде. Бәйрәмдә зур кунаклар алдында сәхнәдә Балалар иҗат үзәгеннән «Сюрприз» бию төркеме, педагоглардан Нигъмәтҗанова Ландыш Илсуровна һәм Вохмина Гөлия Рашатовна җитәкчелегендәге «Серле сандык» һәм «Могҗизалар иле» түгәрәкләренә йөрүче балаларныӊ кул эшләреннән күргәзмә куелды.