Һәр кеше дә үз тормышында сынаулар белән күзгә-күз очраша. Ялгышмас өчен, үзеңнең намусыңны тыңларга өйрәнергә кирәк.Эчке сиземләү, намус кушканча эшләү һәр кешегә дә үзенең кылган гамәлләренең яхшымы, яманмы икәнен ачыклау өчен кирәк. Балалар әңгәмә барышында намус турында гыйбрәтле хикәя укыдылар һәм аның турында фикер алыштылар.Аннан соң, намус турында мәкальләр эзләделәр һәм мультфильм карадылар, геройларның ялгыш гамәлләрен таптылар. Әңгәмәнең ахырында, китапханәче белән бергә ,намуслы кеше генә җир йөзендә дөрес һәм матур итеп яши ала, дигән фикергә килделәр.
Шул уңайдан 25 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәчесе клуб модире белән берлектә “Җәннәт әниләрнең аяк астында” исемле тематик кичә уздырдылар. Кичәгә җыйналган кунаклар бөтен конкурсларда да бик теләп катнаштылар. Алар өчен әниләр турындагы мәкаль һәм җыр конкурслары, викторина әзерләнде. Әниләр шулай ук китап һәм журналлар белән дә таныштылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
Әлеге кичәгә 2016 ел нәтиҗәләре буенча иң күп китап укыган әниләр: Закирова Вәсилә, Шаймарданова Суфия, Валиахметова Айгөл, Галиахметова Гөлназлар чакырылды. Кунакларыбызга хөрмәтенә бик күп матур сүзләр әйтелде, җырчыларыбыз матур җырлар башкардылар, балалар шигырь сөйләделәр.
Әниләр көне илебездә билгеләп үтелүче күпсанлы бәйрәмнәр арасында аерым урын алып тора. Әлеге бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. Бу көнне балаларга ярату, яхшылык, иркәләү һәм наз бүләк иткән барлык Аналарга да рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.
Бәйрәмгә китап укырга яратучы әниләр һәм аларның балалары чакырылган иде. Китапханәдә балалар әниләренә багышлап бик күп матур шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар башкардылар. Кичә бик күңелле үтте. Ахырдан катнашучыларга кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.
3нче балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкәчә төркем балаларына янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәтү, аңлату максатыннан янгынга каршы конкурс үткәрелде. Конкурска 30дан артык эш тәгъдим ителеде. Эшләрнең иң яхшылары район турына җибәрелә.
Әниләр көненә багышланган бәйрәм иртәсен мөдир Гелүсә Вакифовна ачып җибәрде. Ул әниләрне коллектив исеменнән бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде. Сүзне балаларга биреп тәбрикләләр дәвам итте. Ә соңыннан музыка җитәкчесе Розилә Шамиловна һәм тәрбиячеләр "Әниемнең җылы йөрәге" темасы буенча матур театрләштергән концерт куйдылар.
Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим итте. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны өйләренә укырга алдылар.
Тантаналы чарадаТатарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов катнашты һәм укучыларны, авыл халкын яңа мәктәпле булулары белән котлап иң изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәмдә Татарстан республикасы фән һәм мәгариф министры Энгель Навап улы Фәттахов, район башлыгы Илдус Фатих улы Зарипов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья ВладимировнаКарпова, авыл халкы, кунаклар катнашты.
7асыйныфында“Россиянең су ресурслары.Сулыкларнысаклау", 5 сыйныфта"БорынгызаманкешеләреГаләмненичеккүзалдынакитергәннәр"темасынаачыкдәресләркаралды. Дәресләрнемәктәпнеңгеография фәне укытучыларыФатхрахманова Дания Гөмәровна, Казакова Энҗе Рәисовналаруткәрде. Семинар кысаларында географияфәне буенчабулганактуальсорауларгаҗавапларбирелде. Укытучылардәрестемаларыбуенчатәҗрибәуртаклаштылар, олимпиадагаәзерлекторышытурындаһәрукытучыныңчыгышытыңланылды.